tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләбиб Леронга Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды
Ләбиб Леронга Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

Ләбиб Леронга Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Безнең мирас” журналының еллыгына багышланган чара үткәрелде. Шулай ук басманың баш мөхәррире – Ләбиб Лерон үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән саләмләде һәм котлауларын җиткерде. Биредә  журналның баш мөхәррире Ләбиб Леронга Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды.

«Безнең мирас» — Казанда татар телендә (махсус саннарда рус, инглиз һәм төрек телләрендә дә язмалар басыла) нәшер ителүче журнал. Биредә тарихи, әдәби, мәдәни, дини, сәнгати, табигый һәм педагогик мираска кагылышлы язмалар басыла, истәлекле-тарихи һәйкәлләребез, кадерле ядкярләребез яктыртыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*