tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт “30/40” проектында катнашырга чакыра
Нәзарәт “30/40” проектында катнашырга чакыра

Нәзарәт “30/40” проектында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “30/40” проектына катнашучылар җыя, әлеге чара 2022 елның 4-8 гыйнварында узачак. Проектта 30-40 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр, шул исәптә гаиләле парлар да катнаша ала. Барлыгы форумда 50 кеше катнашыр, дип ниятләнә. Катнашу бушлай. Язылу өчен телефон: 7 (843) 237-86-18. Шулай ук 2021 елның 25 декабренә кадәр Инстаграмда Muslimmol аккаунтына язарга мөмкин.

Бабаларыбыз рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән тарихи җирлектә – Болгар шәһәрендә узачак форум “Пәйгамбәрләр эзеннән” дип исемләнгән. Катнашучылар Болгар ислам академиясе бинасында быелгы форумга махсус чакырылган дин белгечләреннән пәйгамбәрләрнең нәсыйхәтләрен һәм дәресләрен үзләштерәчәк, аларның тормыш юллары белән танышачак. Моннан тыш, биш көн дәвамында саф һавада тренинглар, остазлар катнашында дәресләр, иҗади һәм интеллектуаль бәйгеләр, спорт уеннары, тарихи Болгар шәһәре буйлап экскурсияләр, яңа танышулар һәм төрле темаларга фикер алышулар көтелә.

Әлеге форум Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү чаралары кысаларында оештырыла. Җыен татар милли киемнәре, милли ризыклар, татар халык йолалары һәм гореф-гадәтләрен пропагандалауны да үз алдына максат итеп куя, ягъни үзәктә татар мохитен тудыра торган стилизация булачак, катнашучыларга татар мәдәнияте үрнәген тәшкил иткән бүләкләр тапшырылачак. Татар халкының милли мирасын барлау һәм саклау – форум программасының төп өлешен тәшкил итә.

“30/40” проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан 2020 ел башында тормышка ашырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*