tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган фермер Хәсән Идиятуллин “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды
Танылган фермер Хәсән Идиятуллин “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды

Танылган фермер Хәсән Идиятуллин “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды

Башкортстанда гомер итүче, Иглин районындагы фермер хуҗалыгы җитәкчесе, татар атларын үрчетүче, чын җир кешесе, танылган фермер, милләттәшебез Хәсән Идиятуллинның күп еллык эшчәнлеген, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән хезмәтен бәяләп матаулы исем бирелде. Быелның 12 нче гыйнваренда бу хактагы Указга Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров кул куйган.

Хәсән Идиятуллин 1957 елда Башкортстанның Чишмә районы Тәпәреш авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйтьҗан абзый гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмам­лагач, Башкорт авыл хуҗалыгы институтында укый. Дипломлы яшь белгеч, Илеш районы “Правда” колхозының баш агрономы итеп билгеләнә. 1981-87 елларда Чишмә районының “Рассвет”, “Большевик” хуҗалыкларында баш агроном вазыйфасында эшли, югары нәтиҗәләргә ирешә. 1987 елда байтак тәҗрибә туплап өлгергән белгечне альтернатив рәвештә, Иглин районының “Олы Теләк” совхозына директор итеп сайлыйлар. 1991 елдан Олы Теләктә үзе оештырган “Идиятуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. 1990-1995 елларда — 12нче чакырылыш Башкортстан Республикасы Югары Советы депутаты. 2011 елдан Иглин муниципаль районы Советы депутаты.

Хәсән Идиятуллин — бөтен гомерен авыл хуҗалыгына, бу тармакны фәнни нигездә отышлы итеп үстерүгә багышлаган кеше. Хәзерге вакытта ул нәселле атлар үрчетү буенча тирә-юньгә даны таралган фермер. Аның кебекләр хакында “ат җене кагыл­ган”, диләр. Бу чыннан да шулай. Аның хуҗалыгындагы мал-туар, кош-корт, гөрләп барган эше һәр татар кешесенә, һәр җир кешесенә үрнәк булырлык. 

Татар җанлы, уңган, булган милләттәшебезне “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*