tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” татар дәүләт театры узган елның көзендә утызынчы иҗат мизгелен ачты
Уфа “Нур” татар дәүләт театры узган елның көзендә утызынчы иҗат мизгелен ачты

Уфа “Нур” татар дәүләт театры узган елның көзендә утызынчы иҗат мизгелен ачты

Уфа “Нур” татар дәүләт театры узган елның көзендә утызынчы иҗат мизгелен ачты. Әлбәттә, мондый күренекле датаны театр күпсанлы вакыйгалар, истәлекле очрашулар, премьералар белән үткәрергә ниятли.

Мизгелнең иң чагу, көтеп алынган вакыйгаларының берсе – театрның тиздән Казан шәһәрендә узачак гастрольләре.Чара, беренче чиратта, ике республика халкы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга, мәдәни бәйләнешләр булдыруга юнәлтеләчәк. “Нур”лылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 24-27 февральдә чыгыш ясаячак.

“Нур”ның тарихы Казан шәһәре белән тыгыз бәйләнгән. Казанда туган беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, киләчәктә “Нур” театры булып үсүче беренче татар театр труппасы булдыра.

Театр күрше республикага иң яхшы спектакльләрен алып бара. Башкортстанның халык артисты, театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин Зифа Кадыйрова әсәре буенча куйган “Фатыйма” драмасы – һичшиксез, узган иҗат мизгеленең иң уңышлы премьераларының берсе булды.

Спектакльнең сюжеты, андагы хисләр киеренкелеге, музыкаль бизәлеш – тамашычыны берсе дә битараф калдырырлык түгел. Режиссер исә бу сәхнә әсәрен “Хатын-кызга мәдхия” дип атый.

Илгиз Зәйниевның “Хыял йорты” – җиңел музыкаль комедия. Беренче татар реалити-шоуында катнашучылар хакындагы искиткеч мавыктыргыч тарих бу. Көтелмәгән вакыйгалар, өметләр һәм алданулар – катнашучыларны сагалап торган сынауларның бер өлеше генә болар. Спектакльне сәхнәгә куючы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев.

Мөдәрис Багаевның “Бер мәл шәһәрдә” музыкаль комедиясе – шулай ук Илдар Вәлиевның иҗат җимеше. Бу спектакль дә репертуарны күптән түгел тулыландырды һәм кыска гына вакытта тамашачы мәхәббәтен яулап та өлгерде. Әсәрдә тасвирланган вакыйгалар теләсә кайсы шәһәрдә булырга мөмкин. Нишлисең – тормыш шулай корылган, кайчагында көтелмәгән нәрсәләр белән аптырата. Баш геройның тыныч яшәеше дә бер мизгелдә үзгәрә…

“Көлмәгез, мин үләм” – бер кайчан да төшенкелеккә бирелмәүче картлар турындагы комедия шулай атала. Мөдәрис Багаев пьесасы буенча Азат Җиһаншин куйган комедия тормышның нинди яшьтә дә матур була алуына ишарә.

Гастроль туры татар драматургиясенең классикасы, Мирхәйдәр Фәйзинең үлмәс әсәре “Галиябану” белән тәмаланачак. Әсәр үзәгендә – мәхәббәт өчпочмагы. Мәхәббәт турында матур һәм, шул ук вакытта, моңсу да булган тарих бу. Ыгы-зыгылы бүгенге заманда җитмәгән романтиканы тамашачы спектакльдә тоячак.

Әйткәндәй, ике театрның алмаш спектакльләре – күптәнге матур йола. Пандемия гына беразга бу иҗади бәйләнешкә үз төзәтүләрен кертеп алды. Камаллыларны Уфада узган елның ноябрендә көттеләр, әмма эпидемиологик шартлар начараю сәбәпле гастроль очрашулары бер елга кичектерергә туры килде. Көзгә көтәбез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*