tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәк һәм татар мәдәниятләре хезмәттәшлегенә багышланган китап дүрт телдә чыгачак
Үзбәк һәм татар мәдәниятләре хезмәттәшлегенә багышланган китап дүрт телдә чыгачак

Үзбәк һәм татар мәдәниятләре хезмәттәшлегенә багышланган китап дүрт телдә чыгачак

Кашкадарья өлкәсенең татар-башкорт милли мәдәни үзәге үзбәк, рус, татар һәм инглиз телләрендә китап чыгарырга җыена.

Басма өч буын арасында традицион рухи һәм социаль элемтәләргә, милли мәдәни үзәкнең эш тәҗрибәсенә багышлана, дип яза Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.

Проект директоры Фирүзә Ихсанова сүзләренчә, Кашкадарья өлкәсенең татар-башкорт милли мәдәни үзәге «Яңа Үзбәкстанда ирекле һәм имин яшәячәкбез!» шигаре астында дәүләт грантлары конкурсында җиңүчеләрнең берсе булган. Әлеге грантка «өч буын арасында традицион рухи һәм социаль элемтәләрне дәвам итүдә үзәкнең эш тәҗрибәсенә багышланган үзбәк, рус, татар һәм инглиз телләрендә китап чыгару планлаштырылган».

Китапта үзбәк һәм татар мәдәниятенең актуаль темаларын ачып бирүче «Абдулла Кахар һәм Бәшир Гомәров», «Абдулла Авлани һәм Шиһабетдин Мәрҗани», «Зөлфия һәм Муса Җәлил», «Алишер Навои, Габдулла Тукай һәм Нәзирә гореф-гадәтләре» эшләре дә урын алачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*