Тукай бүләге комиссиясе әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт бүләген дәгъвалаучылар исемлеген игълан итте.
- Клара Булатова. “Келәү”, “Сәяхәтнамәләр”, “Кояшка йөз белән” китаплары өчен.
- Камил Каримов. “Уен”, “Игезәкләр йолдызлыгы”, “Ком сәгате”, “Сакау күке” китаплары өчен.
- Рәфис Корбан. Шигырьләр җыентыгы өчен
- Ирина Колмогорцева.”Казан һәм Габдулла Тукай” сериясеннән рәсемнәре өчен.
- Лемон Леронов “Бәхеткә биш минут”, “Сөяксез тел”, “Җил көймәсе” китаплары өчен.
- Илдар Матуров. “Моя линия фронта”, “Туфан – Туфан инде ул” документаль фильмнары өчен.
- Харис Салихов. “Дин вә фән” (дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре), “А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе” әсәрләре өчен.
- Татар дәүләт опера һәм балет театры иҗат төркеме. “Алтын Урда” балеты өчен.