tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучы апама 100 яшь
Укытучы апама 100 яшь

Укытучы апама 100 яшь

Барлык кеше өчен дә диярлек беренче укытучысы әнигә тиң кеше, юкка гына аларны “икенче әни” дип йөртмиләр. Менә минем өчен дә беренче укытучым, дистәләгән еллар Түбән Новгород өлкәсенең Актук мәктәбендә намус белән хезмәт иткән мөгаллимә Таһирә апам Салахова нәкъ икенче әнием булды.

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаганым бүгенгедәй хәтеремдә. Мин бит үсеп җиткәч кенә дәү абый булдым, ә ул чакта әтисез үсүче нәни генә малай идем һәм әнием бәләкәй булгангадыр инде, мине апаның итәгенә утыртып калдырды. Ягымлы, ачык йөзле, матур укы­тучы апамны бик яраттым, тәнәфес вакытында я уйнарга чыкканда гел аның кулына тотынып йөри идем.

Ул боларны үзенең 100 яшьлек юбилей мәҗлесендә дә искә алды. Әйе, Аллаһыга шөкер, Таһирә апа әле дә булса исән, аягының өстендә, акылының дөресендә. Мәҗлескә дә шалтыратып, үзе чакырды һәм аның көр тавышын ишетеп, бик шатландым. Ә инде хәтере искиткеч, барлык укучылары исендә, гаилә хәлебезне, балаларыбызның тор­мышлары белән гел кызыксына. Апага йөрәк түреннән чыккан тәбрик сүзләремне җиткергәч, үзе дә җавапсыз калмады, мәктәп елларын искә төшереп алды, шул исәптән шәхсән миңа кагылган вакыйгалар­ны да. “Әниең сине бик матур һәм пөхтә итеп киендерә иде, әтисез үскәнеңне бер генә дә сиздермәскә, иң батыр, иң көчле итәргә тырыш­ты, оҗмахта урыны булсын”, – диде Таһирә апа. Алар тормыш иптәше Хайдәр абый белән бик матур пар булып ярты гасырга якын яшәделәр, биш бала үстерделәр, онык-оныкчыклары дистәләгән. Икесе дә матур җырлаганга һәрчак мәҗлес күрке булдылар һәм гасырлык юбилеенда да Таһирә апа җырлап күрсәтте әле. Минем тормышта зур үрләр яу­лавымда, матур гаилә корып, итагатьле, иҗади балалар үстерүебездә әниемнән кала беренче укытучым Таһирә апамның да өлеше зур, ул бар эштә дә безнең өчен үрнәк өлгесе булып торды.

5 февраль көнне Апа 100 яшен тутырды. Яраткан “Туган як” газе­табыз аша аны тагы бер тапкыр шушы олы гомер бәйрәме белән их­ластан котлыйм һәм иң мөһиме – исәнлек телим! Рәхмәт сиңа, Апа, шушы саулыгыңда тагы да озак кына яшәргә язсын Ходай!

Максут ЯРУЛЛИН.

Актук.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*