tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесе узачак
Казанда «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесе узачак

Казанда «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесе узачак

2-3 март көнне Казанда V Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең III туры узачак.

Программа кысаларында катнашучыларның Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән танышу көтелә.  Шулай ук биредә кызлар бер-берсен гаиләдә булган йолалар, гореф-гадәтләр, традицияләр үтәлеше белән таныштыра ала. Жюри әгъзалары исә кызларның кул эшләнмәләре һәм һөнәри осталыкларына бәя бирәчәк.

Моннан кала, “Ак калфак” бәйгесе катнашучылары өчен каз пешерү һәм токмач кисү буенча остаханәләр үткәрү, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак “Фикердәшләр җыелган җирдә” чарасында катнашу каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*