tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Уразовка (Сакускай) авылы тарихына багышланган китап басылды
Ульяновск өлкәсенең Уразовка (Сакускай) авылы тарихына багышланган китап басылды

Ульяновск өлкәсенең Уразовка (Сакускай) авылы тарихына багышланган китап басылды

Ульяновск өлкәсенең татар авыллары тарихына багышланган китаплар чыгу дәвам итә. Шушы көннәрә генә тагын бер татар авылы — Карсун районы Уразовка (Сакускай) авылы хакында китап басылды.

Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рауза Гиматдинова (Хайретдинова) тырышлыгы белән әзерләнгән җыентыкка авылның тарихы, данлыклы кешеләре, сугыш чоры һәм бүгенге тормышына кагылышлы бай мәгълүмат тупланган.

Китапка кергән язмалардан күренгәнчә, Уразовка авылына 1648 елда нигез салынган. Авыл халкы арасында саланың исеменә кагышлышлы ике төрле риваять яши икән: авылга нигез салучы Ураза исемле булган, бәлки мөселманнарның иң зур бәйрәме Ураза белән бәйледер… ​

«Шундый бер урын бар… Уразовка авылы» («Есть такое место … село Уразовка») исемле китапны чыгарып, авылдашларына зур бүләк ясаулары өчен Рауза Гиматдинова, Шамил Шәмшетдинов, Разия Биккузина, Саидә Яфуняева, Фәүзия Хәйрпетдиновага якташлары рәхмәт сүзләрен юллыйлар.

Ульяновская татарская газета “Өмет”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*