tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез исеменнән Сезне матур юбилеегыз – 65 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Татарстан ул – югары күрсәткечләре, киләчәккә максат-хыяллары, акыллы җитәкчесе булган көчле республика, шуңа күрә җөмһүриятебез хаклы рәвештә илдә иң алдынгылардан санала.

Татарстанда барган үзгәрешләр, аның уңыш-казанышлары һәр татар кешесенең күңелендә горурлык хисе уята, милләттәшләребез кайда гына яшәсә дә, һәрвакыт Татарстаныбызга йөз тоталар

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклауга керткән өлешегез бихисап зур. Әлеге изге эшләрегез өчен Сезнең алдыгызда баш иябез. Туган көнегез шатлык-куанычларга, кадерле мизгелләргә бай булсын. Сезгә яңадан-яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр теләп калабыз. Киләчәктә дә Татарстан һәм татар халкы хакына армый-талмый эшләргә, яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын.

Олы ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*