tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Малмыж шәһәрендә Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган конференция узды
Малмыж шәһәрендә Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган конференция узды

Малмыж шәһәрендә Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган конференция узды

24 февральдә Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә “Идел буе Болгар халыкларының рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел. Үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Чараны Үзәкләшкән дини оешма Киров өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарате һәм Киров өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды. Россия җирлегендәге ислам диненең  тарихына, дини кыйммәтләргә, милләтнең яшәешенә, тел, гореф, гыйлем һәм тәрбия мәсьәләләренә битараф булмаган милләттәшләребезне, дин кардәшлеребезне бергә җыйнаган бу чара Мәскәү һәм Түбән Новгородтан, ут күршеләребез  Марий Иле һәм Татарстаннан да кунаклар кабул итте.

Конференциядә Россия Федерациясе мөселманнары Диния Нәзарате рәисе Мөфти Равил Гайнетдиннең Идел буе федераль округы буенча вәкәләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Бәюсов, Россия Федерациясе мөселманнары Диния Нәзаратенең кинопроектлар җитәкчесе, “Ислам  в Российской Федерации” энциклопедик сүзлекләр сериясенең җаваплы мөхәррире, этнолог Әхмәд Макаров, Үзәкләшкән дини оешма Киров өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарате рәисе Нияз хәзрәт Кашапов, татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф, Малмыж, Нократ Аланы районнары тарих укытучылары, мәчет имамнары һәм мөгаллимнәре, китапханәче, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Иң сөендергәне шул, чарада Балтач һәм Малмыж районы мәктәп укучылары да чыгыш ясады. Ватаныбызда ислам диненең ерак гасырларга берегеп үскән ныклы тамырларын барлап, Багдад илчелеге килгән заманнардан рәсми рәвештә кабул ителеп, бүгенге көнгә кадәр милләтебезне, кардәшлеребезне бер йодрык итеп җыйнап тоткан динебезнең  үткәнен ачып биргән гаҗәеп чыгышлар, җирлегебездәге дини аксакаллар, зыялы муллалар, бәя биреп бетергесез тарихчылар язмышын чагылдырган бай докладлар, мәчетләрнең үткәнен, бүгенгесен барлаган, яшь буынны динле, телле итеп тәрбия кылу асылларын бәйнә-бәйнә аңлаткан кыйммәтле хезмәтләр белән таныша алдык ул көнне.

Үзәкләшкән дини оешма Киров өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарате рәисе Нияз хәзрәт Кашапов әйтүенчә, мондый чаралар кардәшләребезне берәштерүче, тарихыбыз, милләтебез, телебез белән горурланырга момкинлек бирә торган вакыйгалар ул. Киләчәк буынга милли, дини кыйммәтләребезне түкми чәчми тапшырып, аларны халкын хөрмәт итүче, тамырларын белүче, динен, тарихын өйрәнүче, Ватанын яратучы, Аллаһка рәхмәтле һәм кешелек дөньясына мәрхәмәтле итеп тәрбия кылуда мондый очрашуларның әһәмияте зур.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*