tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Язучы Шәриф Камал исемендәге премияләр тапшырылды

ВИДЕО: Язучы Шәриф Камал исемендәге премияләр тапшырылды

Күренекле язучы Шәриф Камал исемендәге премия «Чәчмә әсәр» һәм «Тәрҗемә» номинацияләре буенча Татар китабы йортында тапшырылды.

Бәйге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры тарафыннан яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр арасында икенче тапкыр үткәрелде. Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендә кече һәм уртача күләмдәге проза әсәрләре иҗат иткән яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, алман яки төрек телләренә тәрҗемә ясаган яшь авторлар дәгъва итте. Конкурсның максаты исә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшь каләм ияләрен үстерүне күз уңында тота.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*