tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу этабы узды
Әлмәттә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу этабы узды

Әлмәттә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу этабы узды

Әлмәттә 22 тапкыр “Созвездие-Йолдызлык” узды. Республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этабына республиканың 6 районыннан килгән катнашучылар үз номерларын тәкъдим итте.

«Без яңа “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленә старт бирәбез. Өч көн дәвамында мәдәният сараенда Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Ютазы һәм Лениногорск районнарыннан килгән сәләтле балалар үз номерларын тәкъдим итәчәк», – диде «Созвездие – Йолдызлык» фестивален алып баручы Таһир Исмәгыйлев.

Сайлап алу этаплары 25 февральдә башланды һәм ял көннәрендә – 26 һәм 27 февральдә узды. Беренче көнне 200дән артык номер тәкъдим ителде. Катнашучылар арасында 5 яшьтән 21 яшькә кадәр сәләтле балалар бар иде.

Катнашучыларны 7 номинация буенча бәяләделәр: хореография, вокал-соло, вокаль ансамбльләр, конферанс, шулай ук җыр буенча иң яхшы музыка, иң яхшы текст һәм видеоклип. Финал һәм суперфинал Казанда 9-13 апрельдә узачак. Фестиваль 14 һәм 22 апрельдә ике гала-концерт белән тәмамланачак.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*