tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә “Халыкара туган тел көне”нә багышланган күркәм очрашу үтте
Омск шәһәрендә “Халыкара туган тел көне”нә багышланган күркәм очрашу үтте

Омск шәһәрендә “Халыкара туган тел көне”нә багышланган күркәм очрашу үтте

Омск шәһәренең Үзәк китапханәсендә  “Халыкара туган тел көне”нә багышланган күркәм очрашу- чара үтте. Аны Шәһәрнең “Ибир” җирле татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды. Очрашу түгәрәк өстәл артында иркен аралашу рәвешендә барды.

Анда катнашучылар, бүгенге көндә Җир йөзендә 7151 тел булуы, Дөнья халкының өчтән ике өлешенең асылда 40 телдә сөйләшүе, ике атнага бер телнең югала баруы,
һәм Дөнья күләмендә булган, бүгенге көндә кулланылган телләр турында тагы да күп мәгълүматләр ишеттеләр.

Татар классикларының шигырьләре тыңланды, җирле шагыйрәбез Рәкыя Гомәр кызы Якубова үзенең яңа иҗат иткән шигырьләрен укыды, матурлык темасына да кагылды. Китапханәнең хезмәткәре Ольга Борисовна “Туган тел көне”нең барлыкка килү тарихы һәм китапханәдәге татар китаплары бүлеге турында сөйләде. Шундый аяныч, дип әйтергә мөмкиндер, факт, чынбарлык турында белдерде: татар китапларын сорыйлар, даими укучылар да юк түгел, әмма күпчелеге рус телендә язылганнарын яисә тәрҗемә ителгәннәрен сорый, татар телендәгеләрен берничә кеше генә укый икән.

Китапханәдәге милли әдәбият бүлекләре арасында иң күп китап тупланганнары татар һәм казакъ телендәгеләр булуы турында да белдерде безгә китапханә хезмәткәре.
Татар телен белгән кешегә тагын күп кенә төрки телле милләтләр белән җиңел аралашырга мөмкин булуы турында фикер алышынды. “Ибир” мохтарияте рәисе урынбасары Марат Сәфәр улы Катыров татар теле диалектлары һәм татар тарихы турында сөйләде, телебезнең төрлечә яңгыравына карамастан, җиңел аңлашып яшибез, диде. Һәркем үз фикерен белдерде, сөйләүчеләр бер-берсенең чыгышын тулыландырып утырдылар.

“Татар дөньясы” газетасының баш редакторы Диана Единякова Омск татарлары тарихы темасына да кагылды. Шунсы күңелгә ятышлы – бу тема кичәгә килүчеләр өчен ят булмады, аның буенча өр – яңадан фикер алышу булып алды.
Очрашу гадәттәгечә күмәкләп чәй эчү белән тәмаланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*