tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебез йөзек кашы – татар көрәше
Милләтебез йөзек кашы – татар көрәше

Милләтебез йөзек кашы – татар көрәше

Көрәш – ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Яшьләребез әлеге спорт белән мавыгулары аеруча куандыра. Бүген Актанышның “Батыр”ында яшь көрәш батырлары мәйдан тотты.

Ярыш Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов призына оештырылган иде.

Энгель Нәвәп улының көрәшчеләрне сәламләп узуыннан һәм хөкемдарларның кагыйдәләрне аңлатуыннан соң кызу ярыш башланды.

Нәтиҗәләр буенча беренчелекне үз яшь категорияләрендә Сәет Шәйхетдинов (Пучы), Рушан Әхмәтов (Әлем), Булат Шәйхетдинов (Ямалы), Адель Нургалин (Актаныш 1нче санлы урта мәктәбе), Ильяс Шәмсиев (Пучы), Радмир Хаҗиев (Актаныш 1нче номерлы мәктәбе) яуладылар.

Командалар арасыннан гомуми белем бирү мәктәпләреннән – Әлем, Ямалы, Богадыларга тиңдәшләр булалмады. Урта мәктәпләрдән – район үзәгенең 1нче мәктәбе, Пучы, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе югары нәтиҗәләргә лаек булдылар.

Шулай ук 3 төр номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды.

Барлыгы 135 яшь көрәшче көч сынашты. Районның барлык белем бирү учреждениеләре катнашты.

Юлай НИЗАЕВ, “Актаныш-Информ”ның SMM-белгече.

Айнур Гыймадиев фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*