20 июньдә Самараның Җәмигъ мәчетендә, өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов рәислегендә, региональ Диния нәзарәте каршындагы Иҗтимагый совет утырышы үткәрелде. Аның эшендә региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, милли-мәдәни татар оешмалары вәкилләре, эшкуарлар һәм актив яшьләр катнашты.
Көн кадагында – элек региональ Диния нәзарәте планлаштырган эшләрне тормышка ашыру: Тарихи мәчетне төзекләндерүне тәмамлау, “Балалар өчен дини мәгърифәт үзәге” ачу һәм башка мәсьәләләр.
Шушы көннәрдә Корбан гаетенә әзерлек бара, дип билгеләп үтте Талип хәзрәт. Быел гает 9 июльгә туры килә һәм 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Традицион чаралардан тыш, 17 июльгә “Чайка” чаңгы базасында балалар өчен Корбан гаете уздыру каралган. Мөфти бу чараны уздыруда эшкуарлар һәм яшьләр ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.
Тарихи мәчетне реконструкцияләү турында Тарихи мәчет Советы рәисе Усман хаҗи Илингин сөйләде. Соңгы елларда бик күп эшләр башкарылган: фундаменты ныгытылган, инженер коммуникацияләре алыштырылган, һава алышыну, янгын кисәтү системалары булдырылган, эчке һәм тышкы бизәлеше буенча да эшләр тәмамланып килә. Мәчетнең тарихи бинасына өстәп тагын ике катлы бина корылган һәм манара куелган, цоколь этажында инженер корылмалары һәм кирәк-ярак саклау өчен бүлмәләр булдырылган. Көзгә таба бөтен эшләр дә тәмамланырга һәм яңартылган Тарихи мәчетебезне ачу тантанасы булырга тиеш. Шуның өчен йорт фасадларын, склад бинасын, бәдрәфләрне яңартырга, койма-сукмакларны яңартырга һәм тирә-ягын куак-чәчәкләр белән бизәргә кирәк булачак. Усман хаҗи реконструкция эшләрен вакытында тәмамлау өчен активрак булырга өндәде. Ачу тантанасы вакытына Тарихи мәчетебез ялтырап торырга тиеш.
Утырышта “Балалар өчен дини мәгърифәт үзәге” өстәмә белем бирү үзәген ачу мәсьәләсе дә күтәрелде. Моның өчен кирәк булган лицензия әле 2019 елда ук бирелгән булган. Ләкин, пандемия һәм методик күрсәтмәләр үзенчәлекләре аркасында, ачыла алмыйча торган. Фонд директоры Руслан Мостафин сүзләренә караганда, Мәгариф үзәге эшчәнлегенә акча юнәтү, материаль-техник база булдыру мәсьәләләре әлегә чишелешен көтә. Өлкә хөкүмәте укытучыларның хезмәт хакын түләп торуны үз өстенә алырга риза булса, башка чыгымнар региональ Диния нәзарәте өстенә төшә. Шуңа күрә бу эштә эшкуарлар ярдәме һәм тәҗрибәле педагогларның методик эшләнмәләре кирәк булачак.
Утырыш ахырында Дини мәгариф үзәген ачуны тизләтү буенча абруйлы комиссия булдырылды.
Данияр СӘЙФИЕВ,
региональ Диния нәзарәте пресс-секретаре