tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тату гаилә – бәхетле гаилә
Тату гаилә – бәхетле гаилә

Тату гаилә – бәхетле гаилә

Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә яшәүче Айгөл һәм Марат Каюмовлар гаиләсе белән бик күптән таныш мин. Айгөл — Ижау кызы. Кечкенәдән бик актив, милли җанлы иде ул. Баян классы буенча сәнгать мәктәбен тәмамлый, «Асылъяр» үрнәк җыр һәм бию ансамбленең элеккеге солисты, «Татар кызы» конкурсы финалисты, «Иман» татар яшьләре берлегенең активис­ты. Ачык күңелле, аралашучан кыз Можга шәһәренә килен булып төште. Хәзер дә сәнгать өлкәсендә эшли. Ире Марат – эшмәкәр: төзелеш материаллары буенча җитештерү оешмасы ачкан. Можгага иҗади командировкаларга барган вакытта еш очрашабыз. Һәрвакыт үз туганнарыдай каршы алалар. Ә күптән түгел Каюмовлар «Ел гаиләсе — 2022» Бөтенроссия конкурсының республика этабында «Яшь гаилә» номинациясендә җиңү яуладылар. Лаеклы җиңү! Айгөл белән конкурс, аңа әзерлек турында сөйләштек.

— Айгөл, конкурста катнашу кемнең теләге иде?

— Без балалар бакчасында уздырылган барлык конкурсларда да бик актив катнашабыз. Методистлар, моны белеп, безгә яңа конкурс­лар тәкъдим итеп торалар. Күптән түгел улым Самат белән проект яклап, шәһәр буенча 2 нче урынга лаек булдык. Проект язу белән беррәттән, методистыбыз Вера Юрьев­на «Ел гаиләсе-2022» конкурсында катнашырга тәкъдим итте. Шуннан соң ныклы әзерлек башланды. Моның өчен безгә соңгы 5 елда гаиләбезнең бөтен уңышлары турында мәгълүмат җыярга кирәк иде. Безнең турында газеталарда чыккан барлык язмаларны, видеосюжетларны әзерләдек, гаиләбезнең һәр кешесе турында портфолио тупладык, фотоларга төштек. Анкета сорауларына җавап бирдек, волонтерлык эшләрендә катнашуыбыз турындагы белешмәләрне дә беркеттек. Иң авыры гаиләбез белән таныштырган ике минутлык видео төшерү иде. Чөнки барысын да сөйли башласаң, ике минут кына вакыт җитми иде. Ләкин монысын да ерып чыктык, Аллаһка шөкер.

— Мавыгуларыгыз шулай күпме?

— Без – иҗади гаилә. Үзем дә кечкенәдән сәхнәдә булгач, балаларымны да сәнгатькә тартырга тырышам. Улыбыз Самат һәм кызыбыз Камилә икесе дә хореография студиясендә шөгыльләнәләр, Самат вокал һәм сәнгать түгәрәгенә дә йөри. Россиякүләм конкурсларда призлы урыннар яулый. Ирем Марат мәктәпне медальгә, институтны кызыл дипломга тәмамлаган иде. Ул – гаиләбезнең терәге, ышанычы. Үз эшен үстерү өчен тырыша.

— Гаиләдә милли тәрбиягә урын каламы?

— Балаларым белән туган телдә китаплар укыйм. Алар Г. Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләрен яхшы беләләр. Татарча балалар журналы да яздырып алам. Анда уздырылган конкурсларда да катнашып барабыз. Татарча җырлар тыңларга, биергә дә бик яраталар. Балалар бакчасында татар төркеме булмагач, милли тәрбия бирү бары тик гаиләдән генә тора дип саныйм. Кызым Камилә — аш-су бүлмәсендә минем төп ярдәмчем. Аның белән милли ризыклар пешерәбез. Аеруча, чәк-чәк, өчпочмак пешерергә ярата ул. Милли һәм дини традицияләрне сакларга, аларны үтәргә тырышабыз. Татар телендә узган бер генә чараны да калдырмыйбыз, концерт­ларга да бергәләп йөрибез. Балаларны иҗатка тартырга, төрле яктан үстерергә тырышабыз. Теләк, тырышлык булса, барысына да җитешергә мөмкин.

— Әби-бабайларның да роле зурдыр?

— Аллаһка шөкер, гаиләбез тулы. Алар балаларны тәрбияләгәндә бик нык ярдәм итәләр. Самат та, Камилә дә әби-бабайлары белән вакытларын үткәрергә бик яраталар. Ирем ягыннан әти-әни Можгада яши. Алар бергәләп фермага баралар, анда атларны, чебиләрне, этләр һәм мәчеләрне ашаталар. Ял көннәрендә мунча ягып, тәмле мич ашлары пешереп, үзләренә кунакка чакыралар. Минем әти белән әни Ижауда яшиләр. Оныклары белән вакытларын яратып үткәрәләр. Кунакка килгәч, шәһәрнең иң кызыклы урыннарына алып баралар. Алар белән бергәләп Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә авылына кайтып йөрибез. Балалар анда җиләккә йөрергә, өлкәннәргә бакча эшләрендә ярдәм итәргә, елгада су коенырга яраталар. Карт әбиләре рус телен аңламагач, аның белән гел татар телендә генә аралашалар. Самат белән Камиләне кечкенәдән өлкәннәрне хөрмәт итәргә, гаилә кыйммәтләренең кадерен белергә өйрәтәбез.

— Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

— Без вакытны бергә үткәрергә бик яратабыз: урманда, буа янында ял итәбез. Атларда, квадроциклда йөрибез, сәяхәт итәбез, бергәләп тәм-томнар пешерәбез.

— Хәзер сез конкурсның Рос­сия­күләм этабында катнашырга әзерләнәсезме?

— Конкурс шәһәр, республика һәм Россиякүләм этаплардан тора. Һәр республикада «Авыл гаи­ләсе», «Традицияләрне саклаучы гаилә», «Күпбалалы гаилә», «Алтын гаилә» һәм «Яшь гаилә» дигән номинацияләрдә биш гаиләне сайлыйлар. Республикакүләм конкурста һәр номинациядә җиңү яулаган бер генә гаилә катнаша. Әлбәттә, монда көндәшлек зур булачак. Ләкин без җиңү яулау өчен бар тырышлыгыбызны куячакбыз. Аның нәтиҗәләре быел ноябрьдә билгеле булачак. 8 июльдә безнең зур гаиләне (әбиләр, бабайлар белән бергә) шәһәр хаки­миятенә бүләкләүгә чакырдылар.

— Уңышлар сезгә!

Эльвира Хуҗина.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*