tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты.

Очрашуда сүз Бөтендөнья татар конгрессының оешуына 30 ел тулу уңаеннан уздырылучы чаралар  һәм Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды хакында барды. Васил Шәйхразыев   5 ел дәвамында Милли Шура рәисе  вазыйфаларын үтәү тәҗрибәсе турында сөйләде. Минтимер Шәймиев конгрессның эшчәнлеген югары бәяләде.

Милли Шура Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында мөхтәрәм кунак булырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*