tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Орск халкы һәм кунаклары шау-шулы һәм якты Сабантуйны бәйрәм иттеләр
Орск халкы һәм кунаклары шау-шулы һәм якты Сабантуйны бәйрәм иттеләр

Орск халкы һәм кунаклары шау-шулы һәм якты Сабантуйны бәйрәм иттеләр

Чаралар өчен төп мәйданчык үзәк мәдәният һәм ял паркы булды. Бәйрәм күрше шәһәр һәм районнардан бик күп кунаклар җыйды. Орскидан  «Карлыгач»  һәм   «Ләйсән», Тукайдан   «Йолдыз», Новотроицкидан «Мирас», Старохалиловодан «Чулпан» һәм Гайнуллидан «Дурткуль»,  иҗат коллективлары, шулай ук Казаннан килгән кадерле кунаклар Айдар Габдинов һәм Чулпан Әхмәтҗанова, Татарстанның атказанган артистлары белән бергә милли ритмга халык  кушылып җырлады һәм биеде.
 — Сабан туе матур бәйрәм, язгы эшләр тәмамлануны аңлата, – дип сәламләде җыелучыларны Орск башлыгы Василий Козупица. Халыкны үзләренең сәнгатьләре белән сөендерер өчен килгән барлык артистларга рәхмәт белдерде
     Сабантуйның хөрмәтле кунагы-өлкә закон чыгару Җыены депутаты, «Оренбург татар милли мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Илдус Дәүләтов иҗат коллективлары җитәкчеләренә, җирле иҗтимагый милли-мәдәни оешмалар рәисләренә «милләтара һәм мәдәниятара мөнәсәбәтләр өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре, татар-башкорт мәдәнияте традицияләрен саклауга зур өлеш кертүләре өчен» Рәхмәт хатлары тапшырды.
– Кадерле дуслар! Сезне Бөек Корбан бәйрәме, татар-башкорт бәйрәме Сабантуй белән котлыйм. Иң мөһиме, сәламәтлек, калганын уңыш белән телим. Уңышның яхшы булуын һәм аңа бәяләрнең дә булуын телим, – дип нәтиҗә ясады Илдус Дәүләтов.
    Бәйрәм мәйданчыкларында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре, традицион милли тәм-томнар күргәзмәсе һәм милли киемнәрдә фото ясарга теләүчеләр өчен фотозона эшләде.  Сабан туенда һәркем тәмле пылау һәм баллы чәк-чәк белән ләззәтләнә алды. Грек-рим көрәше буенча спортчыларның күрсәтмә чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.     Көрәшендә профессиональ спортчылар да, тамашачылар арасыннан һәвәскәрләр дә уңышка иреште. Җиңүче һәм төп приз – тере тәкә иясе — Акъяр (Башкортостан) көрәшчесе Ирек Кусяков.
     Сабан туе   “Мирас” Орск милли-мәдәни татар автономиясе һәм  “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге тәкъдиме һәм ярдәме белән оештырылды.
Тагир Нагин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*