tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бабай утары” территориясендә «Ата-бабалар тарихы белән илһамланып» Бөтенроссия пленэры узды
“Бабай утары”  территориясендә «Ата-бабалар тарихы белән илһамланып» Бөтенроссия пленэры узды

“Бабай утары” территориясендә «Ата-бабалар тарихы белән илһамланып» Бөтенроссия пленэры узды

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында һәм халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау максатыннан, 6 июньнән 12 июньгә кадәр “Бабай утары” этнография комплексы территориясендә беренче тапкыр «Ата-бабалар тарихы белән илһамланып» Бөтенроссия пленэры узды. Билгеле булуынча, “Бабай утары” этнография комплексы XVIII гасырдан алып безнең көннәргә кадәр татар авылының көнкүреше турында сөйләүче ачык һавадагы музей, ул Башкортостан Республикасы Туймазы районы Төмән авылында, бик матур урында урнашкан.
Пленэрда Мәскәү, Уфа, Бәләбәй, Зәй, Урыссу шәһәрләреннән рәссамнар катнашты. Пленерны оештыручылар буларак Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге һәм Россия татар авыллары ассоциациясе чыгыш ясады. Пленэрны оештыручыларның берсе – СССР, Россия, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Акварелистлар берлеге әгъзасы Ибраһимов Камил Нәбиәхмәт улы: «Беренче пленэр – ел саен үткәрелә торган, сезонлы пленэрларның нигезе, оештыручыларга һәм Фәнир Галимовка, пленэрны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен, шәхсән рәхмәт белдерәсем килә», – диде.
Пленар картиналар күргәзмәсе һәм үзэшчәннәр концерты белән тәмамланды.
“Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*