Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Казахстанга эшлекле сәфәре дәвам итә.
Бүген ул «Көзге Иртыш Моңнары» XXIII Халыкара татар сәнгате фестиваленең Гран-При һәм 1нче дәрәҗә лауреатлары Гала-концертында катнашачак.
Иртәгә, 10 сентябрьдә, «Бейбитшилик» утравында I Халыкара Прииртыш Сабантуе узачак, анда Казахстанда яшәүче ватандашларыбыз, шулай ук Россия төбәкләреннән делегацияләр чакырулы.