tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге утырышы булды
Чаллыда Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге утырышы булды

Чаллыда Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге утырышы булды

8 сентябрь көнне Чаллыда Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге утырышы узды.Бу әлеге бүлекнең яңа составы сайланганнан соң беренче очрашуы иде. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашты. 15 сентябрьга билгеләнгән утырыш аның тәкъдиме белән алдан үткәрелде.

Утырышта сүз күбесенчә татар телен укыту, саклау, тарихыбызны өйрәнү турында барды. Шулай ук  Чаллыда татарча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев спорт буенча җаваплы кеше итеп билгеләнде, ә “Шәһри Чаллы” газетасы редакторы Резидә Юсупова милли матбугатны тагын да үстерергә тырышырбыз диде. Фаикъ Таҗиев исә газетага татарча язу гына түгел, ә  милли рух та өстәргә кирәк дигән фикерен белдерде.

Билгеле бер юнәлештә эшләүчеләр үзләренең чыгышлары вакытында тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, уңышлы проектларга тукталдылар һәм киләчәктәге планнары турында сөйләделәр

“Килешмәүчеләр үз фикерләрен, тәнкыйтьләрен курыкмый белдерде, шуңа бүгенге әңгәмә җанлы булды”, – диде үз чыгышында Илгиз Халиков

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*