Июль аеның урталарында минем янга кызы белән өлкән яшьтәге ханым килеп керделәр.
Ханым, Түбән Тәүде районы, Ахман мәктәбендә 3 ел эшләп алган Сәид Гафуровның кызы булам, дип таныштырды. Ул әтисе турында кызыксынды.
Кайчандыр Бибинур апа Сабированың да «Яңарыш»та чыккан мәкаләсендә ике җөмлә белән генә аның Ахман мәктәбендә эшләп алганы искә алынган иде. Мин дә шуңа өстәп бернәрсә әйтә алмадым.
Ахман мәктәбендә эшләгән галимә Диләрә Тумашеваның гаиләсе Ахманда яшәгәндә, аның әнисе Әминә балалар укыткан. Ленин орденына лаек булган Фәтхелислам Җаббаров, Хезмәт Кызыл байрагы орденын йөртүче Кайнәт Якубова, мәгариф отличнигы Миңнегөл Гыйззәтуллина турында күпмедер белә идем.
Равилә ханым миңа «Генетическое исследование рода Гафуровых» дигән нәсел шәҗәрәсен күрсәтте. Искитмәле, алар 8 буынга кадәр нәсел чылбырын төзегәннәр. Алар аны миңа бераз вакытка калдырып тордылар.
Сәид Гафуров биография-сеннән өзекләр. «Ул Тубыл губернасы Бохара волостенда 1901 елның 27 ноябрендә дөньяга килә. Революциягә кадәр байларда ялчы булып эшли. Революциядән соң яшьләр хезмәт мәктәбен бетерә.
1920 елда Екатеринбургта совпартшколада, аннан соң Төмән педтехникумында укый. 1922 елда – ВЛКСМ әгъзасы. 1923 елда Ямбай авылында китапханәче.
Соңрак Ахман мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 1924 елда Екатеринбургта өлкә курслары үтә. 1925 елда коммунистлар партиясенә алуны сорап гариза бирә.
1926 елда Ахман мәктәбеннән Төмәннең 11 нче татар-башкорт мәктәбенә күчерелә. 1927 нче елда ВКП(б) әгъзасы. 1927 елдан Турай мәктәбендә укыта. 1929 елда Урал өлкәсе (Свердлау шәһәре) нацмен активы, 1930 елның маенда Мәскәүдә үткән фәнни хезмәтләрнең методик-киңәшмәсендә катнаша.
1932 елда Ялутор районында кинофильмнар, басма-нәшрият эшләрен тикшерү бурычы йөкләнә. 1933 елда Ялутор райисполком әгъзасы, 1935 елда РК ВКП (б) инструкторлар курсын үтә. 1939 елда округларга сайлау комиссиясендә (Яңа Атьял авылы), 1940 елда Омск шәһәрендә партия эшләре киңәшмәсендә катнаша.
Сугышка Төмәннән алына. Кече командирлар курсын тәмамлап, өлкән лейтенант дәрәҗәсендә Волхов фронтына эләгә.
1320 нче укчы полкында замполит 1943 елның 10 январенда Тихвин шәһәрендә каты бәрелештә яралана. 26 январьда авыр яралардан үлә. Ленинград өлкәсендә күмелә».
Мин моңа кадәр дә мәктәбебездә шундый укытучылар эшләгәне белән горурлана идем. Сәид Шахсәид улының безнең мәктәптә эшләгәнен белгәч, горурлыгым тагып артып китте. Үземә дә шушы мәктәптә 38 ел эшләү бәхете насыйп булды.
Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА, ветеран укытучы.
Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылы