tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәүрия Мөхәммәтҗан кызының истәлегенә һәйкәл куелды
Фәүрия Мөхәммәтҗан кызының истәлегенә һәйкәл куелды

Фәүрия Мөхәммәтҗан кызының истәлегенә һәйкәл куелды

Россия Федерациясенең атказанган табибы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Тубыл шәһәренең атказанган гражданины Фәүрия Шәриповага 27 августта 85 яшь тулган булыр иде. Аның вафатына 30 нчы ноябрьдә 3 ел була.

Тубылның Алимасово зиратында Фәүрия Мөхәммәтҗан кызының истәлегенә туганнары Мәүчидә һәм Рафаэль Сеитовлар тырышлыгы белән һәйкәл куелды, Коръән ашы үткәрелде.

Күпьеллык хезмәте белән шәһәр медицинасын үстерүгә, балалар һәм халкының сәламәтлеген ныгытуга, саклауга зур өлеш керткән якташыбызны бүген җылы сүзләр белән генә искә алалар. Мәүчидә Сеитова: «Ак халатлы, йөзеннән нур бөркелеп торган, һәр балага җылы сүзләр таба белгән, дөрес диагноз куя алган Фәүрия апабыз күз алдыбыздан китми. Эшләгән чорында якташларына кылган игелекләре аның чиксез булды. Ул балалар табибәсе булса да, аңа төрле авырулар буенча киңәш сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Шәһәребезнең күренекле шәхесе иде. 15 елдан артык татар милли-мәдәни автономиясен җитәкләде. Автономиядә Габдулла Тукайга багышланган чаралар үткәрелде, татар теле түгәрәкләре оештырылды. Беренче балалар Сабантуйларын үткәрделәр. Үзе татар концертларын калдырмый иде. Медицинада эшләгән елларында: «Кемгә булса да ярдәм итсәм, канатлар үсеп китә. Кешегә эшләгән яхшылыктан үзем шатланам, дип әйтә иде», – дип хатирәләре белән уртаклашты.

Ярдәмчел, авыр минутларда аңа таянырга була торган күренекле шәхес күп еллар өлкә газетабыз «Яңарыш»ны 25 кешегә яздырды.

Үз эшен ихлас яратып башкаручы Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипованы олы ихтирам хисе белән искә алучыларның саны бик күп булды.

Фәүрия апаның рухына дога кылырга зиратка туганнары, дуслары килделәр. Коръән ашында Илдар хәзрәт Алеев догалар укыды.

Шәһәр Думасы советы депутаты, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисенең иң катлаулы, авыр чорларда туып-үскән, укыган еллары турында сөйләделәр.

Яхшы күңелле кеше, эшен яраткан фидакарь табиб кешеләргә ярдәм итүдән беркайчан баш тартмаган, яшьләр өчен остаз булган Фәүрия апа Шәрипова тубыллыларның хәтерләрендә сакланыр.

Фәүрия Шәрипова яшәгән йортның диварында истәлек тактасы да куелуын телибез дип татар иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре тәкъдиме буенча Тубыл шәһәре Думасына мөрәҗәгать хат та тапшырылган.

Римма УМИТБАЕВА

t.me

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*