tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында җиңү яулаган иң яхшы социаль проектлар авторларын бүләкләде
Мөфти Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында җиңү яулаган иң яхшы социаль проектлар авторларын бүләкләде

Мөфти Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында җиңү яулаган иң яхшы социаль проектлар авторларын бүләкләде

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 3нче көнендә (29нчы сентябрьдә), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында җиңү яулаган иң яхшы социаль проект авторларын бүләкләде. Форум июль ае ахырында бер атна дәвамында Россиянең төрле почмакларыннан килгән 150гә якын 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр катнашында үткән иде.

Мөселман җыены Россия өммәте файдасына социаль проектлар булдыру һәм аларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы буларак уздырылды, ягъни яшьләрне Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәтте: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин иде. Форумда катнашучылар барлыгы 91 проект тәкъдим итте. Алар арасында: интернет, кино, мәгърифәтчелек, инфраструктура, экология, спорт, хәйриячелек белән бәйле булган, шулай ук хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр, шәхси үсеш өчен атап эшләнгән проектлар бар иде. Проектлар, спикерларның киңәш-тәкъдимнәрен исәпкә алып, камилләштерелде һәм тулыландырылды. Катнашучылар хәзерге вакытта үз проектларын тормышка ашыру эшенә кереште.

23-31нче июль көннәрендә Болгар шәһәрендә узган форумда катнашучылар тәкъдим иткән “Понимающий подкаст для мусульманский молодежи” һәм “41 чишмә: Чапшар авылының тарих һәм мәдәни мирас музее” проектлары җиңүче дип табылды.

Җиңү яулаган 2 команда белән бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Проект авторлары мөфти кулыннан диплом һәм акчалата бүләк алды. Җиңүчеләр үзләренең проектларыбелән Камил хәзрәтне якыннан таныштырды, аны хәзерге вакытта тормышка ашыру барышын сөйләп узды, хәзрәт белән аралашып, аннан киңәшләр алды. Мөфти хәзрәт проект авторларына уңышлар теләде һәм аларның башлангычларының бөтен мөселман өммәте өчен эшләвен теләде.

Иң яхшы булып табылган “Понимающий подкаст для мусульманский молодежи” проектын Казан яшьләре – Ксения Кириллова, Кәүсәрия Мәүлетдинова, Камилла Магамедова тәкъдим итте. Кызларның проекты аудио һәм видео форматында подкаст мәйданчыклар өчен ислам дине темасына материаллар яздыруны үз эченә ала, подкастларны алар мөселманча караштан чыгып гомумкешелек темаларына төшерәләр. Алар фикеренчә, хәзерге вакытта нәкъ менә подкастлар популяр. Кичә, мәсәлән, алар “Ислам динен кабул иткәндә үзеңне ничек тотарга” дигән тема өстендә эшләгән.

“41 чишмә: Чапшар авылының тарих һәм мәдәни мирас музее” проекты белән Балтач районыннан килгән катнашучылар – Алсу Әсәдуллина, Ләйсән Мадиярова, Гөлфинә Фәйзуллина шөгыльләнә. Проектның җитәкчесе Алсу Әсәдуллина сүзләренә караганда, аларның инициативасы авыл тарихы белән бәйле: кайчандыр бу авылда 41 чишмә булган. Проект исеменнән күренгәнчә, алар элеккеге клуб бинасында авыл музее төзергә һәм бу мәйданчыкта яшьләр өчен кызыклы чаралар үткәрергә җыеналар.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Нәзарәт премияләреннән тыш, социаль стартап төзегән 3 командага махсус акчалата призларны РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тапшырды, ә “Ярдәм” хәйрия фонды 2 проектны тормышка ашыру өчен мәйданчык бирде.

Бөтенроссия форумын дәвам итеп, сентябрь ае дәвамында мөселман яшьләре өчен социаль проектлау буенча воркшоплар сериясе оештырылды. Аның эшендә “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” генераль директоры Азат Гайнетдинов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты, “Отличность” маркетинг үзәген нигезләүче Диләрә Фәтхуллина; икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Җаббарова; мәгарифне цифрлаштыру буенча белгеч, “ШАНС” республика мәгариф мәйданчыгына нигез салучы, ТР “Ачык мәктәп” ресурс үзәге экс-директоры, югары квалификация категориясендәге информатика укытучысы, Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлегенең яшьләр белән эшләү буенча баш белгече Нурия Гаязова катнашты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*