tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланып китте
Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланып китте

Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланып китте

1нче октябрь көнне Буа мәдрәсәсендә кичке бүлектә укулар башланды. Чарада мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәдрәсә мөгаллимнәре, көндезге һәм кичке бүлек шәкертләре катнашты.

Мәҗлес мәдрәсә мөгаллиме Сабиров Ильяз хәзрәтнең Коръән укуы белән башланды. Беренчеләрдән булып Илмир хәзрәт тәбрикләү сүзләрен шәкертләргә җиткерде, мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

Габдеррәуф хәзрәт мәҗлесне мөгаллимнәргә тәбрикләү сүзләре биреп алып барды. Мәдрәсә мөдиренең беренче урынбасары Мөслим хәзрәт үзенең чыгышында шәкертләргә вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерде, укучыларга уңышлар теләде.

Фәһим хәзрәт Сөлайманов та үзенең тәбрик сүзләрен җиткерде, шәкертләргә уңышлар теләде.

Мәдрәсәнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова Радия ханым шәкертләргә үзенең тәбрик сүзләрен җиткерде, дәресләр җәдвәле белән таныштырды.

Мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов быелгы уку елы хәерлесе белән башланып китсен диеп дога кылды.

Шәкертләр уңай тәэсирләр белән сыйныфларына таралды.

Быел Буа мәдрәсәсенә 40 шәкерт кабул ителде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*