tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленинград өлкәсе Дуслык йорты Ислам кабул итүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачты
Ленинград өлкәсе Дуслык йорты Ислам кабул итүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачты

Ленинград өлкәсе Дуслык йорты Ислам кабул итүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачты

Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уза. Аның кысаларында Ленинград өлкәсенең Дуслык йортында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган сәнгать күргәзмәсе ачылды. Бу турыда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзалары: Илдус Вахитов, Татьяна Лушникова, Алим Ныров, Роман Абдуллин, Дарья Прозорова, Эльмира Мостафина, Азат Галимов, Екатерина Чинахова, Роберт Миф һәм Сания Бәхтиярова эшләре тәкъдим ителгән.

Экспозициядә Татарстан һәм Россия территориясендәге мөселман мәдәнияте үсеше турында сөйләнә. Күргәзмә 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*