tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Чит илдә яшәүче ватандашларның Бөтендөнья тематик конференциясе уза
Мәскәүдә Чит илдә яшәүче ватандашларның Бөтендөнья тематик конференциясе уза

Мәскәүдә Чит илдә яшәүче ватандашларның Бөтендөнья тематик конференциясе уза

1-2 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә Чит илдә яшәүче ватандашларның Бөтендөнья тематик конференциясе уза. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнаша.

Биредә “Россия регионнары һәм ватандашлары: сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне тирәнәйтү” темасына пленар утырыш оештырылды. Данис Шакиров үзенең чыгышы вакытында  кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Ул Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, эш тәҗрибәсе һәм регионнар белән берлектә оештырыла торган проектлар, чаралар  турында сөйләде.

Чит илдә яшәүче ватандашларның Бөтендөнья тематик конференциясендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә чыгыш ясады:

-Ватандашларның чираттагы форумында мин гомумфедераль әһәмияткә ия сорауларны куйдым, мәсәлән, яшьләр һәм студентлар белән эшне активлаштыру кирәклеге турында безнең тәкъдимнәр ишетелде. Вакыт үзгәреп тора, бүген ватандашлар белән хезмәттәшлекнең гуманитар өлешен генә түгел, икътисади өлешен дә үстерү мөһим.

Конференция кунакларына шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе мөрәҗәгать итте . Михаил Мишустин ватандашларның хезмәте илебез өчен мөһим булуын ассызыклады.

-Безнең милләттәшләребез, кайда яшәүләренә карамастан, бердәм булып, үз эшләренә һәрвакыт җаваплы карыйлар,-диеп белдерде ул.

Бу чара быел “Икътисади хезмәттәшлек: ватандашлар һәм Россия регионнары” темасына багышланган. Чит илдә яшәүче ватандашларның Бөтендөнья тематик конференциясе ел саен үткәрелә. Чара рус телен, мәдәниятен, тарихи хакыйкатьне саклауны, чит илдәге ватандашларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны максат итеп куя.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*