tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты «TASHKENT BOOK FEST» III Ташкент Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнашачак
Татарстан китап нәшрияты «TASHKENT BOOK FEST» III Ташкент Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнашачак

Татарстан китап нәшрияты «TASHKENT BOOK FEST» III Ташкент Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнашачак

2 – 4 ноябрь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты Үзбәкстан башкаласында узачак «TASHKENT BOOK FEST» дип исемләнгән III Ташкент Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнашачак. Нәшрият бирегә үзенең дистәләгән иң матур бизәлешле, тирән эчтәлекле тарихи китапларын, дәреслекләрен, татар классик язучылары һәм шагыйрьләре китапларын, бүгенге яшь авторлар әсәрләрен, балалар өчен төрледән-төрле китапларын алып киләчәк.

Программада яңа китаплар белән танышу, авторлар һәм мәдәният әһелләре белән очрашу, китап җитештерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мастер-класслар һәм китап бәйгеләре үткәрү каралган.

Күргәзмә-ярминкәнең төп максаты – китап укуны пропагандалау, милли әдәби мирасны саклау һәм үстерү, заманча китап бастыру эшендә дөньяви тәҗрибә белән уртаклашу, нәширләр, авторлар, тәрҗемәчеләр белән танышу, дәүләт җитәкчеләре, мәдәният әһелләре белән күрешү-аңлашу һәм, гомумән, китап җитештерү өлкәсенә мөнәсәбәте булган һәркем белән җанлы аралашу.

Үткәрү урыны: Ташкент шәһәре, Әмир Тимер урамы, 107. АО НВК “Узэкспоцентр”, 3 санлы павильон. Татарстан китап нәшрияты 25 санлы стендка билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*