tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе Сабан туе узачак урын белән танышты
Данис Шакиров Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе Сабан туе узачак урын белән танышты

Данис Шакиров Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе Сабан туе узачак урын белән танышты

Идел буе Сабан туен уздыруга әзерлек кысаларында  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Түбән Новгород шәһәренә килде. Иң элек ул Идел буе Сабан туе узачак урын белән танышты.

2023 елда Идел буе Сабан туен уздыру турында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев агымдагы елның 13 июлендә үткән очрашуда сөйләштеләр.

Бүгенге көндә Түбән Новгород өлкәсендә татар халкының 40 000нән артык вәкиле даими яши. Төбәктә ике тапкыр Федераль Сабантуй үткәрелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*