tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесен йомгаклау узачак
XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесен йомгаклау узачак

XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесен йомгаклау узачак

4 декабрь көнне Татар китабы йортында XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

Бәйге татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру максатыннан оештырыла.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

 Бәйге өч этаптан тора:

  • I этап – бәйгегә әдәби әсәрләрне кабул итү;
  • II этап – сайлап алу туры; I
  • II этап – иҗади мәктәп оештыру.

Бәйгегә килгән эшләргә шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглардан торган мәртәбәле жюри бәя бирә, җиңүчеләрне билгели. Иҗади мәктәптә язучы-шагыйрьләр белән очрашулар уза; жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, катнашучыларның әсәрләрен анализлау оештырыла.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*