tatruen
Баш бит / Слайдер / Чувашиянең “Мөслимә” мәчет-комплексында музей ачылды
Чувашиянең “Мөслимә” мәчет-комплексында музей ачылды

Чувашиянең “Мөслимә” мәчет-комплексында музей ачылды

Бүген Чувашия Республикасының “Мөслимә” мәчет-комплексында музей ачу тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Чувашия Республикасы Шыгырдан авылында «Мөслимә» мәчете 2018 елда ачылган. Ул  үз эченә тулы бер комплексны ала: биредә мәчет, кунак йорты, бинаның аскы катында – мәдрәсә, мәчет артында – юыну өчен йорт,  кое бар. Ә хәзер биредә Ислам дөньясына, аның тарихына багышланган “Чувашияда Ислам дине” диеп исемләнгән музей да ачылды.

Музейны ачу тантанасында шулай ук Чувашия  Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Альбир хәзрәт Крганов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Чувашия Республикасының табигый байлыклар һәм экология министры Әмир Бәдертдинов, Батыр район Хакимияте башлыгы урынбасары Равил Ямалетдинов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*