tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чувашиядәге яшьләр үзәге белән танышты
Васил Шәйхразыев Чувашиядәге яшьләр үзәге белән танышты

Васил Шәйхразыев Чувашиядәге яшьләр үзәге белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Чувашия Республикасына килде. Биредә ул Кызыл Чишмә авылының “Сәләт-Батыр” яшьләр иҗтимагый үзәге  эшчәнлеге белән танышты.

Кызыл Чишмә авылының мәктәп бинасын төзекләндереп, сәләтле балалар өчен үзәкне төзү эшләре 2020 елда башланган. Бу эш өчен Батыр районы администрациясе һәм Җәүдәт Сөләйманов җаваплы. Әлеге мәктәпне төзекләндерү эшләре  тәмамлану хөрмәтенә 16 декабрьдә биредә Корбан ашы үкәргәннәр.

“Сәләт-Батыр” яшьләр үзәген ачу тантанасы 2023 елның май аена планлаштырылган.

Әлеге үзәк базасында төрле юнәлешләр буенча укытулар узачак. Шулай ук бу мәктәп киләчәктә Батыр районы өчен генә түгел, ә күрше район һәм регионнарның төрле мохит кешеләре өчен традицион аралашу җире булыр диеп көтелә. Үзәк территориясендә заманча аудиторияләр, медиа хезмәтләр өчен урыннар, тавыш яздыру студиясе, спорт һәм бию мәйданчыклары бар. Үз эшчәнлеген “Сәләт-Батыр” яшьләр үзәге татар телендә алып барырга планлаштыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*