tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Төмән өлкәсендә “Без бергә!Безнең көч бердәмлектә!” концертында катнашты
Данис Шакиров Төмән өлкәсендә “Без бергә!Безнең көч бердәмлектә!” концертында катнашты

Данис Шакиров Төмән өлкәсендә “Без бергә!Безнең көч бердәмлектә!” концертында катнашты

16 декабрьдә Төмән өлкәсендә Чагвар Касыймовның 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Без бергә!Безнең көч бердәмлектә!” дип исемләнгән концерт узды.

Әлеге чарада Бөтенденья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров катнашты. Үзенең чыгышы вакытында ул кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Чагвар Касыймов 2012 елда Муллаши авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Шул ук вакытта биредә “Пышны” коллективы барлыкка килә. Ул быел үзенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итә. Аның җитәкләгән коллективлары күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулыйлар, ә ул үзе исә район һәм өлкә Сабантуен, Төмән һәм Төмән районнарында татар мәдәнияте көннәрен һәм башка чараларны оештыруда актив катнаша.
Әлеге истәлекле көн белән котлап, Данис Шакиров Чагвар Касыймовка концерт баяны бүләк итте.

Данис Шакиров милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүгә үз өлешләрен керткән шәхесләрне Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен” медале һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*