tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам канатларында
Илһам канатларында

Илһам канатларында

Укучы балаларның иҗади җимешләрен чагылдырган “Каурый каләм” бәйгесе безнең районда җиденче тапкыр үткәрелә. Бүген без Кушнаренко китапхәнәсенең якты залына шул бәйгенең бу елның йомгаклау тантанасына җыелдык.

Матур итеп киенгән, көләч йөзле балалар өлкән абый-апаларының кулларыннан дипломнар, бүләкләр алдылар. Балалар үзләре дә, шигырьләре, җыр-биюләре белән кунакларны сөендерделәр.

Инде традициягә кереп киткән бу бәйгегә нигез салучы, күренекле якташ-шагыйрәбез, районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фәндидә Харрасова конкурсның нәтиҗәләрен бәян итеп, җиңүче балаларга сертификатлар тапшырып, үзенең китапларын бүләк итте. Билгеле, балалар күңелендә туган телгә сөю хисе тәрбияләгән ана теле укытучылары да Башкортстан Татарлары конгрессының рәхмәт хатлары һәм республикабызның Люция Җәбир кызы Вафина җитәкләгән “Ак калфак” хатын кызлары оешмасының бүләкләренә лаек булдылар. Безнең балаларыбызны һәм мөгаллим-мөгаллимәләребезне шулай данлаганнарына бу күркәм милләттәшләребезгә ихлас рәхмәтләребез, ә яшь ижатчыларга тагын да зур уңышларга ирешергә язсын.
Әлеге чарада безнең Әхмәт мәктәбеннән 10нан артык бала катнашуына мин дә горурланып утырдым.

Әлбәттә, бу күркәм бәйрәмне үткәрүгә ярдәм күрсәткән район татар конгрессы вәкилләре Ирек Бакировка, Салават Галимовка, Илфир Кутдусовка, Ринат Каюмовка, китапханә кызларына аеруча рәхмәтлебез. Балаларны шулай сөендергәнегез өчен, Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*