tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Башкортстан Республикасы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Башкортстан Республикасы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Башкортстан Республикасы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Россия төбәкләренә эш сәфәре башланды. Быелның беренче очрашуы  Башкортстан Республикасы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән булды. Әлеге чарада БТК Башкарма комитетының 2022 елдагы эшенә йомгак ясалды, 2023 елга эш планы һәм бурычлар буенча фикерләр әйтелде.

Чыгышының күп өлешен Васил Шәйхразыев 31 декабрьдә игълан ителгән җанисәп нәтиҗәләренә багышлады. “Гыйнвар ахырында Казанда Милли Шураның Бюро утырышы узачак һәм без бу җыелышка кадәр оешма җитәкчеләре, актив тарафыннан әлеге мәсьәләгә объектив бәя бирү өчен тиешле чыгыш-докладлар туплап, татарларның нигә шулай кимүе сәбәпләре буенча фикер алышачакбыз. Бу халык санын алуда безнең иң зур дошман ковид булды. Әмма, милләтләрнең бердәмлеге – Россиянең иң зур байлыгы. Шуңа күрә һәр милләт вәкилләре дә төгәл саналган булуы шарт”, – дип ассызыклады Милли Шура рәисе. Шулай ук Васил Шәйхразыев узган халык санын алуда 5 миллионнан артык кеше милләтен күрсәтмәгән булса, яңа халык санын алу нәтиҗәләрендә бу сан 16 миллионнан арткан булуы турында да сөйләде.

Башкортстан Республикасы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре чыгышлары вакытында үзләренең башкарган эшләре һәм киләчәккә планнары турында җиткерде.

Әлеге очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, БТК Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Королтай депутаты, «Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең башкарма директоры Альбина Хәлиуллина, Башкортстан Республикасының «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» башкарма җитәкчесе Руслан Мәсәгутов һ.б. катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*