Бер төркем татар эстрадасы җырчылары ДЦП, рак белән авыручы балаларга ярдәм итү һәм тарихи әһәмияткә ия булган Иске Казан музей-тыюлыгын халыкка таныту проектында берләшә. Ул икенче тапкыр оештырыла, узган ел хәйрия концерты иде, быел хәйрия фестивале буларак үтә.

Чарада җыелган барлык акчалар Анжела Вавилова исемендәге Фондка (angela-vavilova.ru) һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендәге (yardem.islamtat.ru) күрмәүчеләрне һәм ДЦП аркасында гарипләнгән балаларны дәвалауга күчереләчәк.
Хәйрия бәйрәмендә Иске Казан комплексы буенча экскурция, кызыклы уеннар, ярминкәләр дә каралган. Ярминкәдән кергән акча да хәйрия фондларына тапшырылачак. Шулай ук “Татмедиа” оешмасының “Сабантуй”, “Ялкын”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының вәкилләре татар матбугаты белән таныштырачак, уеннар уйнатып бүләкләр бирәчәк.
Проектның төп максаты һәм шигаре – милли моңнар белән рухланып, “Ярдәм” һәм Анжела Вавилова хәйрия үзәкләрендәге авыру балаларны тернәкләндерүгә өлешебезне кертү!
“Иске Казан” – Татарстанның тарихи урыннарының берсе. Бүгенге башкала нәкъ менә шушы җирләрдән башлангыч алган. Музей-тыюлык эчендә Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләренә караган археологик һәм эпиграфик истәлекләр урын алган. Концертка килгән һәр кунак бу экспозицияләрне үз күзләре белән күрә алачак.
“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале оештыручылары “Ярдәм” һәм “Бәхетле дөнья” милли хәйрия фондлары. Проектның авторы журналист, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Исхакый.
Концертка керү бәясе – 250-300 сум булачак. Билетларны биредә сатып алырга була – concert.ru.
Гөлназ Бәдретдин