tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә булды
Милли Шура рәисе “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә булды

Милли Шура рәисе “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге эшчәнлеге белән танышты.

“Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге – балаларга күп профильле өстәмә белем бирү учреждениесе. Үзәк 1995 елның октябрендә Төмән шәһәрендә яшәүче татарлар үтенече буенча оештырыла.

“Этнос” үзәге эшчәнлегенең максаты – Төмән шәһәрендә шәхес, гаилә һәм җәмгыятьнең этномәдәни белем бирүг ихтыяҗын канәгатьләндерә торган тулы, уңайлы белем бирү киңлеген булдыру. Әлеге үзәк Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен, тарихын һәм мәдәни мирасын укыту буенча хезмәтләр дә тәкъдим итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*