tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаеш мөхтәсибәтендә балалар өчен Рамазан квесты узды
Лаеш мөхтәсибәтендә балалар өчен Рамазан квесты узды

Лаеш мөхтәсибәтендә балалар өчен Рамазан квесты узды

Рамазан аеның 18нче көнендә (9нчы апрельдә), Лаеш мөхтәсибәтенең Сокуры авылы “Юлчы” мәчетендә балалар өчен “Рамазан квесты” уены үткәрелде. Әлеге чарада Лаеш районы авылларыннан 3-11 яшьлек 100гә якын бала катнашты. Балалар 2 зур төркемгә бүленеп, махсус программа буенча көч сынашты: 3-7 яшьлекләр акбур белән Рамазан ае темасына рәсемнәр ясады, төрле уеннар уйнады, ә 7-11 яшьлек балалар исә ислам темасы буенча табышмакларга җавап бирде; ярышып Коръән сүрәләре укыды; хәләл-хәрам, файдалы ризыклар турында сөйләште; Коръәндә искә алынган хайваннарны, пәйгамбәрләр тарихын искә төшерде.

Әлеге чара ахырында һәр балага күчтәнәч – дини китаплар һәм буяу китапчыклары, блокнот, акбурлар; җиләк-җимеш суы һ.б. тапшырылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*