tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тукай» метро станциясендәге панно авторы Рифкать Вахитовның күргәзмәсе ачылды
«Тукай» метро станциясендәге панно авторы Рифкать Вахитовның күргәзмәсе ачылды

«Тукай» метро станциясендәге панно авторы Рифкать Вахитовның күргәзмәсе ачылды

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарының берсе, төбәкнең атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык рәссамы Рифкать Вахитовның 85 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. «Тукай» метро станциясендә мозаикадан ясалган панно аның иң танылган эшләренең берсе булып тора.

Беренче катта, галереяның берничә залында, Вахитовның иллеләп картинасы тора. Бер залда портретлар, икенчесендә пейзажлар җыелган, чираттагысында тарихи картиналар тәкъдим ителгән.

«Рифкать Вахитов – республиканың әйдәп баручы рәссамы гына түгел, иң өлкәннәренең берсе дә. Бу күргәзмәдә аның иң беренче эшләреннән алып иң яңалары, 2023 елгы эшләре тәкъдим ителгән. Һәм аларның барысында да талантлы рәссам ясаганы күренә. Аның хезмәтләрендә көнчыгыш сәнгатенең гомуми нигезе чагыла. Ул үз халкының борынгы тарихына тулысынча бирелгән – безнең халыкның тарихын планлы рәвештә яза һәм торгыза. Ул монументалист, әлбәттә. Аңа монументальлек һәм декоративлык хас», – диде ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеедиректорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары, сәнгать белгече Динә Хисамова.

Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы рәисе Анатолий Крылов юбилярга Рәхмәт хатын тапшырды, күргәзмәнең бик җылы, тирән профессиональ һәм тулы булуын билгеләп үтте.

Рифкать Вахитовның 85 еллыгына багышланган күргәзмә «Хәзинә» галереясендә 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Сүз уңаеннан, рәссам юбилеен 26 февральдә билгеләп үтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*