tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярдәмегез кирәк
Ярдәмегез кирәк

Ярдәмегез кирәк

Хөрмәтле җәмәгать, мәгълүм булганча Уралда һәм Себердә көчле янгыннар дәвам итә! Бүген, таң атканда, янгын Курган өлкәсенең данлыклы Юлдус (Ичкен) татар авылына да килеп җиткән! Бик каты җил булу сәбәпле, берничә минут эчендә бөтен авылны ялкын чолгап алган.

Ичкеннән бер нәрсә дә калмаган! Нинди зур, матур авыл иде! Курган татарларының башкаласы! Меңнән артык кеше яшәгән авылда бер мәчет кенә утырып калган диләр.

Бүгеннән Бөтендөнья татар конгрессы бинасында (Казан, К.Маркс ур. 38/5) гуманитар ярдәм җыю оештырыла. 10 май көнне ярдәм төягән машина юлга кузгалачак!

Җәмәгать, бик күп ярдәм кирәк! Кешеләр бернәрсәсез калган. Узебездән мөмкин кадәр өлеш чыгарыйк!

Кирәкле әйберләр исемлеге:
– су
– тиз бозылмый торган ашау-эчү
– өс һәм аяк киемнәре
– дарулар
– телефон зарядниклары
– һәм башка бик күп көндәлек тормыш өчен кирәк-яраклар.

Акчалата ярдәм итергә теләүчеләр телефон номеры буенча 89274085465 сбербанк картасына күчерә ала. Барлык ярдәмегезгә тиешле кирәк-яраклар алыныр!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*