tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Болгар җыенына багышланган матбугат конференциясе үтте
Изге Болгар җыенына багышланган матбугат конференциясе үтте

Изге Болгар җыенына багышланган матбугат конференциясе үтте

12 майда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итү көненә, «Изге Болгар җыены» чарасын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

Катнашучылар: Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин .

Казанда 18-20 майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 халыкара икътисадый форумы. Бәйрәм кысаларында Җәмигъ мәчете мәйданында коллектив намаз оештырылачак, бәйрәм концерт белән дәвам ителәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы сәнгать кәсепләре осталарының эшләнмәләре күргәзмә-сату, билбау көрәше буенча финал һәм мастер-класслар оештырылу каралган.

Чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясенең 72 субьектыннан XII Бөтенроссия дин эшлеклеләре форумының 1100 гә якын делегаты, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния идарәләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм мөселман дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре вәкилләре, “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2023 XIV Халыкара икътисади форумда катнашучылар катнашачак.

21 майда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» махсус тантаналы чара узачак.

“Изге Болгар җыены” Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе болгарларының дәүләт дине буларак Исламны кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмушның галим Ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән белән очрашуы истәлегенә үткәрелә.

“Изге Болгар жыены” Россия Федерациясеннән, Татарстан Республикасыннан һәм чит илләрдән күпсанлы ватандашларны җәлеп итә. 2005 елдан бәйрәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*