14нче декабрьдә “Ак калфак“ оешмасы Мамадышта Рәбигүл әүвәл ае башлану уңаеннан күркәм чара уздырды.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә дә Аллаһ Раббыбыз әйткән: «Сине кыямәткә кадәр өммәтең искә алыр. Минем исемемнән соң һәрвакыт синең исемең аталыр”, – дигән.
“Аккалфак“лылар үз чыгышларында Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күркәм холкы, ислам диненә керткән өлеше турында сөйләде һәм һәр мөселманга аның сөннәтен үтәп яшәүне максат итеп куярга чакырды. Күркәм чара мөнәҗәтләр җырлап, Мөхәммәд (с.г.в.) тормыш юлын искә алу, догалар кылу һәм салаватлар әйтү белән дәвам итте.
Фирая Мингалиева