tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары кызыклы лекцияләр тыңладылар
Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары кызыклы лекцияләр тыңладылар

Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары кызыклы лекцияләр тыңладылар

Яшел Үзән шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары кызыклы лекцияләр тыңладылар.

Биредә журналистларны “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева сәламләде:

-Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә без Бөтенроссия татар журналистлары форумын үткәрәбез. Биредә тәҗрибә һәм идеялар белән уртаклашабыз. Без сезгә берничә чыгыш алып килдек, – диде ул.

Биредә катнашучыларны “Яшел Үзән” газетасы редакциясе эшчәнлеге белән таныштырдылар. Газета тарихы 1995 нче елга барып тоташа. Бу елны Яшел Үзәндә бердәнбер татар газетасының беренче саны чыга. “Яшел Үзән” газетасы атнасына бер тапкыр чыга.

Алга таба “Идел” яшьләр журналының татар һәм рус редакцияләренең баш мөхәррире Рәмзия Галимова “Финанс тәэмин ителмичә чаралар оештыру” темасына лекция сөйләде. “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров “ВКонтакте”социаль челтәрендә монетизация темасын күтәрде.

Яшь буынны журналистикага җәлеп итү ысуллары турында “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин сөйләде. Шулай ук журналистлар “Татар басмаларын маркетплейсларда сату” темасына лекция тыңладылар. Бу хакта “Татмедиа” АҖ басма матбугат чараларын ваклап сату департаментының баш белгече Гөлназ Кадыйрова сөйләде.

Очрашуны Яшел Үзән районы мәдәният идарәсе башлыгы Марат Минһаҗев йомгаклады:

-Үзегезнең кечкенә генә дәүләтләрегездә татар телен, милләттәшләребезне күтәреп, аларга яшәү ямен тагын да татлырак, тәмлерәк иткәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт!  – диде Марат Минһаҗев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*