tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсенең Аракай авылында «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы узды
Свердловск өлкәсенең Аракай авылында «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы узды

Свердловск өлкәсенең Аракай авылында «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы узды

21 октябрьдә Аракай авылының милли мәдәни комплексы муниципаль мәдәният учреждениесе базасында милли уен коралларында башкаручыларның төбәк-ара «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы узды.

Конкурс милли үзаң дәрәҗәсен күтәрү һәм милли мәдәниятне, телне, традицияләрне саклау, милли мирасны баету һәм популярлаштыруның киң җәмәгатьчелек ихтыяҗын аңлату, яңа исемнәрне ачыклау һәм талантлы, үзенчәлекле музыкаль сәләтләргә ярдәм итү максатларында үткәрелә.

Жюри составында легендар гармунчы, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Туймазы шәһәре, Башкортостан Республикасы, виртуоз баянчы, Казан дәүләт мәдәният институтының кафедра мөдире, Татарстан Республикасының атказанган артисты Наил Сәгъдиев, виртуоз гармунчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, якташыбыз Ринат Мөхетдинов булды.

Конкурста Россия Федерациясенең 6 төбәгеннән вәкилләр катнашты: Башкортстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Пермь крае, Чиләбе өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы.

Башкортстан Республикасын Мәчетле районы “Нәүрүз” оркестры тәкъдим итте. Алар матур чыгышлары белән лауреат исеменә лаек булдылар.

Чыганак: Мәчетле районы татарлары автономиясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*