tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз авылында Милли Шура утырышы узды
Йолдыз авылында Милли Шура утырышы узды

Йолдыз авылында Милли Шура утырышы узды

Бүген, 25 октябрь, Курган өлкәсенең Йолдыз авылында Милли Шура утырышы узды.

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев зыян күргән гаиләләргә ярдәм итү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде:

– Бүген без мәктәптә. Безнең өчен, мәктәпне саклап калу мөһим иде. Бәхеткә каршы, күпләр авылда калды һәм балалар монда укыйлар, белем алалар. Җәй көне без укучылар өчен Татарстанга, Актаныш районындагы җәйге “Бүләк” лагеренә бару оештырдык, шулай ук аларга мәктәп формасын тектердек, велосипедлар бүләк иттек. Ә 1 сентябрьдә укытучыларга ноутбуклар тапшырдык. Бүген без тагын бер бүләк алып килдек – ул микрофоннар. Кулланыгыз, яшәгез һәм сәламәтлек өчен эшләгез!, -диде ул.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, бүгенге сәфәрнең максаты – авылда төзекләндерү эшләре барышын карау.

-Мин Курган өлкәсе Губернаторы Вадим Шумков белән аралаштым. Рәхмәт сүзләрен җиткердем. Безнең хезмәттәшлек алга таба да үсәр дип өметләнәм, – дип йомгаклады ул.

Биредә шулай ук Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков чыгыш ясады. Ул өлкә Хөкүмәте халыкта туган мәсьәләләрне хәл итә һәм хәл итүне дәвам итәчәген билгеләп үтте. Һәр мәсьәлә индивидуаль һәм мөмкин булганча хәл ителә торган.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысов, Курган өлкәсе депутаты, “Кургансемена” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Исламов, Йолдыз авылы имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин һәм башкалар катнашты.

Алия Нәбиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*