Бүген Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары конгресс бинасында түгәрәк өстәл янында фикер алышты. Чараны Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи алып барды.
Форум делегатлары җыен барышында булган очрашулардан алган кичерешләре хакында сөйләде. Шулай ук каләм ияләре бүгенге көндә үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 24-26 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Форумга Россиянең 17 төбәгеннән 50гә якын татар журналисты килде.