tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дилә Хәйретдинованың “Мәхәббәттән татлы җимеш” китабы презентациясе узды
Дилә Хәйретдинованың “Мәхәббәттән татлы җимеш” китабы презентациясе узды

Дилә Хәйретдинованың “Мәхәббәттән татлы җимеш” китабы презентациясе узды

Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары Дилә Хәйретдинованың “Мәхәббәттән татлы җимеш” китабы презентациясендә катнаштылар. Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Дилә Хәйретдинованың бу китабына кергән повестенда хәзерге заман кешеләре сурәтләнә.

Әлеге кесә китабы «Казан утлары» китапханәсеннән» сериясендә чыккан 22 нче басма. Бүгенге көндә әлеге сериядә барлыгы 24 китап дөнья күрде.

– Безнең максат – татарларны татарча укыту. Шуңа күрә әлеге серияне эшли башладык. Бу китаплар маркетплейслар аша да таратыла. Теләге булган һәр кеше аны алып укый ала, – диде “Татмедиа” акционерлык  җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.

Дилә Хәйретдинова Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегаты да. Китап бастырылу белән аны Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһим тәбрикләде:

– Дилә иҗат итүдән тыш әле журналист та. Бүгенге көнне «Туган Тел» телеканалында да мөхәррир булып хезмәт куя. Алга таба да зур уңышларга ирешергә язсын, без ярдәм итәргә әзер, – диде ул.

Автор китапны чыгару өстендә эшләгән һәр кешегә, презентациягә килгән хезмәттәшләренә һәм укучыларына зур рәхмәт җиткерде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*