tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Бүген, Төмән өлкәсенә сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә Васил Шәйхразыев дога кылды һәм мәчеткә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Җәмигъ мәчете Тубылның элеккеге татар-бохар бистәсендә урнашкан. Тубыл Җәмигъ мәчете ХІХ гасыр архитектурасы һәйкәле булып тора. 1890 елда Тубыл губерниясе мөселманнары акчасына төзелгән манаралы таш бина иске агач мәчет урынында төзелгән. 2011 елның 18 мартында мәчет капиталь ремонт һәм реставрациядән соң яңадан ачылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*