tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихи вакыйга: “Яңа гасыр” һәм “Миллет” телеканаллары арасында килешү төзелде
Тарихи вакыйга: “Яңа гасыр” һәм “Миллет” телеканаллары арасында килешү төзелде

Тарихи вакыйга: “Яңа гасыр” һәм “Миллет” телеканаллары арасында килешү төзелде

Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “Татмедиа” акционерлык  җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов белән очрашуда катнаштылар.

Әлеге очрашу кысаларында, Татарстан Республикасы “Яңа гасыр” телеканалы һәм Кырым Республикасының “Миллет” телеканалы арасында хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешү төзелде.

-Бүген без “Миллет” кырым татар телеканалы белән килешү төзиячәкбез. Бу безнең өчен үсеш.  Бездә эчтәлек һәм функцияләр буенча охшашлык бар. Безнең бурыч – милләтне саклау, аның мәдәниятен һәм кыйммәтләрен киләсе буынга тапшыру, – диде «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов

Үз чиратында, “Миллет” телеканалы генераль директоры Лиля Веджатова хезмәттәшлек итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

-Безнең хезмәттәшлек уңышлы һәм файдалы булыр дип ышанам. Без алга гына барачакбыз, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*